16 февраль 2018 яңалыклары
-
Чаңгычыларны “Мари чаңгы юллары“ көтә
17 февральдә, шимбә, Бима авылында чаңгычылар арасында "Мари чаңгы юллары" район ярышлары уза. Ул быел унынчы тапкыр үткәрелә. Катнашучыларны теркәү сәгать 9да башлана. Ярышларга старт сәгать 10да бирелә.
-
Якшәмбе көн Әгерҗедә Май чабу бәйрәме була
18 февральдә 10.30 сәгатьтә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда уен-көлкеле, җыр-биюле, театральләштерелгән тамашалы Май чабу (Масленица) бәйрәме була. Бу көнне "Иң тәмле белен" бәйгесе дә оештырыла. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Бүген Әгерҗе районы башлыгы Валерий Владимирович Макаровның туган көне
Хөрмәтле Валерий Владимирович! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Чаллы каласыннан килеп, алты ел инде безнең район белән җитәкчелек итәсез. Шушы еллар эчендә күпме йортлар сафка басты, спорт, социаль объектлар ачылды, юллар төзелеше алып барыла. Әгерҗебез көннән-көн төзекләнә һәм матурлана. Алга таба да районыбызны үстерү өчен Сезгә яңа матур...
-
“Әгерҗе хәбәрләре“ аша кадерле кешегезне сөендерегез
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы 8 Март - Хатын-кызлар бәйрәменә әниегез, әбиегез, сеңлегез, сөйгәнегезгә истәлек бүләге - бәйрәм котлавы ясарга тәкъдим итә. 28 февральгә кадәр якыннарыгызның фотосын редакциягә юлласагыз, аны газетабызның бәйрәм санына төсле биткә урнаштырабыз. Кемне котлавыгызны һәм кемнәр тәбрикләве турында язарга онытмагыз. Әлеге хезмәт өчен 300 сум түләргә кирәк. Белешмәләр...
-
Язгы чәчү эшләрен башкару өчен Татарстанга 20 миллиард сум акча кирәк
Республика аграрийларына язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 20,1 млрд сум акча кирәк. Бу хакта бүген авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Марат Әхмәтов әйтте, дип хәбәр итә "Татар-информ". "Язгы чәчү эшләренә 20,1 млрд сум капитал кирәк. Шуның 7,5 млрд. сумы минераль ашламаларга. Бу - бер гектар җиргә 65...
-
Якшәмбе үзәк мәйданда ярминкә гөрли
18 февральдә, якшәмбе, район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Май чабу бәйрәменә багышланган ярминкә була. Иртәнге сәгатьләрдә үк кышкы ярминкәгә рәхим итегез.
-
Гражданнарның үзара салым программасы 2,8 миллиард сум акча җәлеп итте
Татарстанда үзара салым буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум бүленә. (Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2014 елдан Татарстанда халык арасында уздырылган үзара салым җыю программасы аша социаль эшләргә 2,8 миллиард сум акча җәлеп ителгән. Әлеге программа республика бюджетыннан да финанслана: халыктан җыелган һәр 1 сум акчага...